Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күзләр

Бар җылыны җыйган шушы күзләр үбәр була синең эзләреңнән.

Кырыс итеп баккан күзләр була,

усаллыгын эчкә яшереп...

Өмет белән баккан күзләр була,

белеп-тоеп синең дәшерең.

Хөрмәт белән баккан күзләр була,

җиткерергә теләп мең рәхмәт.

Көнләшеп тә баккан күзләр була,

күңеленнән юрап мең зәхмәт.

Ялган белән баккан күзләр була,

ышанычын бетереп үзенең.

Җылы өстәп баккан күзләр була,

бетә калса әгәр түземең.

Һәм яратып баккан күзләр була,

сөю тамар була үзләреннән.

Бар җылыны җыйган шушы күзләр

үбәр була синең эзләреңнән.
 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев