Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күзләр

Аһ бу күзләр... Күңел белән тоя белүчеләр Хәлләремне сезгә карап сизәр...

Аһ бу күзләр! Өмет тулы күзләр!
Җавап көткән, үгет көткән күзләр!
Никадәрле халәт, мең төс сездә?!
Сез бакканда артык хәтта сүз дә.
Аһ бу күзләр! Шомлы, зәһәр күзләр!
Галәм сыйган соры, зәңгәр күзләр.
Минем кебек беркатлырак затлар
Карамыйча сезгә ничек түзәр?
Аһ бу күзләр! Хәйлә, ялган күзләр! –
Югалсаң да, әллә каян күзләр.
Җанны сытып, үзәгеңне өзәр,
Йөрәккә ук булып баккан күзләр!
Аһ бу күзләр! Сөю тулы күзләр,
Сөю тулы күзләр шундый гүзәл!
Мең җаваплы, мең сораулы күзләр,
Алар берәү-икәү түгел, йөзәр!
Аһ бу күзләр! Эчкә баткан күзләр,
Хәсрәт белән күккә баккан күзләр...
Тоныкланган, нуры сүнгән күзләр,
Онытмаган, күпне күргән күзләр.
Аһ бу күзләр! Уйнак, шаян күзләр —
Алар әле әллә кемне бизәр.
Аһ бу күзләр...
Күңел белән тоя белүчеләр
Хәлләремне сезгә карап сизәр...

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев