Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күзлексез җир – ул, мөгаен, җәннәттер...

Бәхәс бара Күзлеклеләр илендә. Һәрберсенең гөман-уе – телендә. Һәрберсенең тик үз сүзе үзәктә, Хакыйкатьне үз күзлеге күрсәтә.

Бәхәс бара Күзлеклеләр илендә.
Һәрберсенең гөман-уе – телендә.
Һәрберсенең тик үз сүзе үзәктә,
Хакыйкатьне үз күзлеге күрсәтә.
Кара күзлек иясенең сүзе – сүз:
– Бу дөнья бит башыннан ук гаделсез,
Яралган ул, имеш, гөнаһ кылудан,
Ни гаҗәп соң гөнаһ арта торудан?!
Ал күзлекнең иясендә башка сүз:
– Сез дөньяның гүзәллеген күрмисез!
Сөеп карасаң син аның күзенә,
Мең нур булып якты төшәр йөзеңә.
Күрә караучысының да сүзе бар:
– Алдагыга ымсынудан – дөнья тар,
Үз тирәңне, үз гамеңне бел дә тор –
Күпне күргән йөрәккә йөк арттырыр...
P.S. Гәп-бәхәснең тынганы юк. Тынмас та.
Бар күзлекләр салынган чак булмас та.
Ул күзлекләр тумыштан ук сайланган,
Дөнья көтү шул рәвешле җайланган.
Күзлексез җир – ул, мөгаен, җәннәттер...
Тик Җир өчен ул тәгаен жәлрәктер...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев