Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көзге моңнар

Алтынланган куе әрәмәлек Үзе моңлы, үзе сөйкемле.

Левитанның «Алтын көз» дигән картинасын карагач
Алтынланган куе әрәмәлек

Үзе моңлы, үзе сөйкемле.

Яфраклары төшә бөтерелеп,

Үлгән күбәләкләр шикелле.
Агачларның алтын яфракларын

Күлгә таба әйдәп җил исте.

Кургаш төсле авыр дулкыннарын

Әкрен генә чайкый күл өсте.

Шаулаштылар күлнең камышлары

Нәрсәдәндер боегып, зарыгып.
Ахры, ташлап киткән аккошлары

Белән үткән җәйне сагынып.
 

«Совет әдәбияты». 1939 ел, 7нче сан.
 

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев