Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көзге каеннар

...Тугрылыкның асыл билгеседер – Каеннарның сары шәлләре.

Каеннарның сары ефәк шәлен

Алтын көзләр бүләк иткәннәр.

Сагынудан шулай саргаялар

Гомере буе кавышу көткәннәр.

Сары сагышларга әйләнгәнме

Өмет өзми көтү хәлләре?

...Тугрылыкның асыл билгеседер –

Каеннарның сары шәлләре.

 

"КУ" 10,2019

Фото:pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев