Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көзге бакча. Моңсу. Әрвах җәйгә

И, талпынган була күбәләк-җан, Кунган да ул сулган бер гөлгә.

Көзге бакча. Моңсу. Әрвах җәйгә

Җилләр ясин чыккан бер мәлдә,

И, талпынган була күбәләк-җан,

Кунган да ул сулган бер гөлгә.

И, талпынган, и, калкынган була,

Бары бер фасыллык гомеркәй.

Әйтерсең лә аны колач җәеп

Көтеп тора алда җылы җәй?!

Ул үзе дә узып барган җәйнең

Гүя соңгы канат кагышы.
Гүя аның соңгы елмаюы,

Соңгы назы, соңгы багышы.

Аның бәргәләнгән канат җиле,

Ярты юлда өзеп җырымны,

Мәңгелекнең чакыруы булып,

Йөзләремә килеп орынды.

Искәртте күк: гомер офыгыңда

Сүнеп барганда да Кояшың,

«Яшим!» диеп, кабат талпынып ал,

Күрсәтмичә генә күз яшең...
 

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев