Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күз алдымда тора көлеп...

Күңелеңне аңлый алган булыр микән минем кебек?!.

Күз алдымда тора көлеп, –

Шомыртларың ап-ак күбек.

Күңелеңне аңлый алган

Булыр микән минем кебек?!.

Ап-ак хисләр

Коелып кала,

Гомеркәйләр

Узып бара.

Чәчәкләрне

Өзә җилләр,

Кадерләрне

Белер кемнәр?

Язда ап-ак шомыртларның

Җимешләре кара икән.

Тик язларның яктылыгы

Күңелләрдә кала икән!

Ап-ак хисләр

Коелып кала,

Өметләрне

Еллар ала.

Чәчәкләрне

Өзә җилләр,

Кадерләрне

Белер кемнәр?

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев