Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кызыма

Теземнән бигрәк тиз төшәсең… Чү, балам, ул кадәр ашыкма, Болай да киртә юк вакытка.

Син – минем илаһи халәтем,

Даным – син, һәм дә ки – шөһрәтем.

Көзгегә багам да –

Бар ямем

Кызыма күчкән, – дим, – шөкрана!

Син минем – нәп-нәни Чулпаным,

Тыюлар белмәгән шук чагым,

Уеннан туймаган курчагым,

Сөюдән кабынган учагым!

Син – минем иртәнге саф чыгым,

Син – минем чыркылдык чыпчыгым,

Акыллым, булганым, зирәгем,

Син – минем баш куяр тирәгем.

Аен – көн, елын ай үсәсең,

Теземнән бигрәк тиз төшәсең…

Чү, балам, ул кадәр ашыкма,

Болай да киртә юк вакытка.

 

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев