Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кызыл кан, ак кәфен

Чор үтәр. Үзгәрер барысы... Ил белән һаман да... чоңгылда. Тик Берәү күзәтер дәүләтләр Упкынга очканын соңында.

Таң ата...
Гыйсъян явы әкрен генә
Канлы кырлардан басып җырлап килә;
Уртада «ул» – Октябрьнең билгесе,
Җил белән яу уртасында селкенә.
Һади Такташ

Буталды... Һәммәсе буталды...
Кайда уң, кайда сул? Кыйбласы?
Ялгышмы, язмышмы – кем юрар
Җилләрнең җаннарны кыясын...
Кызылга, акларга бүленми
Саклыйсы иде лә Ватанны!
Иләктән иләнгән чагында
Кем таныр ананы-атаны?!
Кем хаклы, кем түгел – һай, авыр!
Буранда адашу бик җиңел!
Акылмы, йөрәкме – әйдаман,
Нигә соң давыллы бу күңел?
Исәпсез корбаннар. Мәгънәсе?
Бәясе дәверләр чатында?
Дошманнар батырга әйләнеп,
Күзгә-күз орышка чакыра.
Хәрабә өстендә хәрабә –
Һәр чорның насыйбы – патшасы.
Кызыл кан, ак кәфен – кем булып,
Мәңгегә Күкләргә ашасы?
Чор үтәр. Үзгәрер барысы...
Ил белән һаман да... чоңгылда.
Тик Берәү күзәтер дәүләтләр
Упкынга очканын соңында.

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: "Такташ FEST"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев