Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кызлар җыры

Кызлар булган җирдә сөю бар.


Айлы төннең утлы күкрәге – күк.
Күк түбәсен бизи йолдызлар.
Төн пәрдәсен ярып кызлар җырлый.
...Ник моңлана икән бу кызлар?
Җанны айкый матур тавышлары,
Ерак төркиләрнең моңы бар.
Каян килә бу кадәрле сагыш,
Каян килә мондый моңлы зар?
Ак сәйләннән калфак чигә-чигә,
«Гөлҗамал»ны кызлар җырлыйлар.
Айлы төннең күчермәсе төсле –
Ак калфакта ай һәм йолдызлар.
«Гөлҗамал»ны көйләп җемелдиләр,
Моң сибәләр, гүя йолдызлар.
«Энҗе мәрҗән кызларның кул бавы»...
Кызлар булган җирдә сөю бар.

"КУ" 07, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев