Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыз бала

Бер ал чәчәк үсеп чыккан Олы юл читләрендә. Кояш нуры балкып тора Ягымлы битләрендә.

Бер ал чәчәк үсеп чыккан

Олы юл читләрендә.

Кояш нуры балкып тора

Ягымлы битләрендә.

Әй сөенә бәхетенә,

Дөньяга туганына!

Шаян җилнең күк буйлатып

Болытлар куганына.

Аның дөньяда барлыгын

Күреп алган кай ара.

Таҗларына куна-куна,

Күбәләкләр шаяра.

Безли-безли бал кортлары

Кытыклый керфекләрен.

Тарый-тарый, саный-саный

Шул керфек бөртекләрен.

Таҗлар җилпеп очар әле

Офыклар аръягына.

Узмасын тик өсләреннән

Дегетле арба гына...

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев