Кыйбла һаман шунда
Таулар күчә, илләр юкка чыга... Кыйбла һаман үз урынында кала.
Үзем булып яшәү әйбәт тә бит!
Яңа заман үзгәрүне сорый.
Монда нәселдәнлек гаепледер... –
Юк! Булмагач, булмый инде, булмый!
«Җитте, диләр, йөрмә туры сөйләп,
Бераз гына як-ягыңа кара...»
Күпме карасаң да, файдасы юк!
Бары уфтанырга гына кала.
«Үзгәр!» диеп әйтеп тә тормагыз! –
Дөрес яшәмәвем яхшы беләм.
Сүзегез хак! Үзгәрергә кирәк! –
Яңа тормыш башлыйм дүшәмбедән.
Мин гел шулай, һәр якшәмбе саен,
«Дүшәмбедән» диеп, тынычланам.
Ә дүшәмбе көнне... уянам да...
Элеккечә үзем булып калам.
Һәр көнемдә, карап кыйбла якка,
Бетмәс шөкер итәм бер Аллага. –
Таулар күчә, илләр юкка чыга...
Кыйбла һаман үз урынында кала.
"КУ" 06, 2022
Фото: unsplash
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев