Кышкы каен урманы

Улым Кубратны сагынып

...Аклык ...аклык ...аклык ...бары аклык...

Ап-ак кышкы каен урманы.

Ак кар ява ап-ак каеннарга.

Ап-ак монда кышның юрганы.

 

Монда аклык кына хөкем сөрә –

Аклык йоткан урман төсләрен.

Ак томаннар ап-ак түшәк иткән

Каен урманының өсләрен.

 

Бу аклыкка кереп мин үзем дә

Каеннардай эреп югалам.

Җирдә мин юк инде... Җирдә бары

Аклык кына кала... И, Аллам!..

 

Юкка чыгам монда гомерлеккә –

Таба алмас дуслар гәүдәмне.

Монда килеп мине эзләсәләр,

Күрмәс алар ап-ак шәүләмне...

 

Мәрәсимгә2 язган кебек итеп

Дус-туганнар, таныш кемсәләр:

«Кышкы каен урманында эреп

Гаип булды3 бит ул...» – дисәләр –

 

Мин канәгать.

               Каен урманының

Ак юрганын ябып ак иңгә,

Мин шушында гына калырмын, дим,

Тик шушында! Мәңге-мәңгегә!..

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: