Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кышкы иртә

Матур да ул һәм хәтәр дә салкын, Чыңлый тынлык, ак кар шыгырдый.

Керфекләрен ачты бәсле иртә,

Агач ботаклары –

Әйтерсең лә

Йонтач койрык, йомшак бәбкәләр –

Әйлән-бәйлән уйнап таң нурында,

Җиргә коя көмеш тәңкәләр.

 

Матур да ул һәм хәтәр дә салкын,

Чыңлый тынлык, ак кар шыгырдый.

Уян инде, дөнья, уян тизрәк,

Ныклыгыңны сынап кыш йөри.

 

Якты иртә җиргә бер Илаһтан

Иминлек һәм муллык үтенә.

Лач-лоч итеп сарай почмагында

Яңа туган бозау сөт имә.

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев