Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыш уртасы. Шул ук диңгез...

Әлегә кыш. Офык кысан. Диңгез шуны аңлатмакчы...

Кыш уртасы. Шул ук диңгез,

Әмма никтер шомлы, кара.

Диңгез бүген дулкыннарын

Бер-бер артлы кисеп сала...

Өскә чөеп дулкыннарын,

Ярсып-ярсып, бәрә ташка.

Әллә кышка бәйләнүе...

Әмма диңгез бүген башка...

Яраланган җанвар сыман

Ботарланган диңгез яры,

Яр сыртына сала диңгез

Ак тырнаклы дулкыннарын.

Кырыс холкын диңгез, ахры,

Бар дөньяга танытмакчы...

Әлегә кыш. Офык кысан.

Диңгез шуны аңлатмакчы...

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев