Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыш. 2023

Яшь аралаш догасында көн-төн Газиз улын көткән аналар.

Суык, диләр! Шуннан?! Кирәк икән,

Төренәм мин мамык юрганга.

Туңа калсам, йон оекбаш киям,

Җылымса су салам комганга.

Зәмһәрир кыш миңа кышмыни ул,

Телем бармый өшим дияргә!

Кулны өтә затлы күн перчаткам,

Оят чәшке туным кияргә.

Җылы өйдән торып, тәрәз аша

Кышкы манзараны күзлим мин.

«Минус кырык», диләр. Булса бардыр...

Җаным тоташ утта... Сизмим мин.

...«Урыс кышы» – салкын окопларда

Яткан яугирләргә кыштыр ул...

Кышкы маза2 – солдат аягына

Берегеп каткан бозлы ыштыр3 ул.
Автоматның түтәсендә оеп,

Сызлап җан әрнеткән куллар ул!

Соң җылысы кар көртенә уйган

Ләхет эчендәге уллар ул.

Адаштыргыч ялган маягы ул

Хак үлемгә илткән юлларның;

«Урыс кышы» – ачы бәддогасы

Ышанычын җуйган толларның.

...Солдат хатыннарын йокы алмый –

Тәрәзләрдә утлар яналар.

Яшь аралаш догасында көн-төн

Газиз улын көткән аналар.

Якын көндә раска чыкса иде

«Тизрәк узсын!» дигән теләкләр.

«Урыс кышы»н утка тотар булып,

Җанны ягып сыза йөрәкләр.
 

2 Маза – монда: борчу, мәшәкать.

3 Ыштыр – аяк чолгавы. 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев