Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыш аша

Кар чигендә көтәсең син – шуны белү миңа җитә.

Итәгемә җил чорнала.

Мин юыртам карлар ерып.

Әйди синең тарафларга

якты хатирәләр җыры.

Кыш ырымы кар бизәген

отып, чәчләремә үрә.

Белә өзелеп сагынуларың,

мине бизи шуңа күрә.

Синең ярда тоташ кояш,

синең ярда – диңгез шаулый.
Йөрәк көтә очрашуны,

күңел сусап, сине даулый.

Тасма-тасма юллар чигәм.

Синле җилләр сиңа җилә.

Кар чигендә көтәсең син –

шуны белү миңа җитә.

Алларымда таныш чалым.

Карлы буран калыр артта.

Сөю җыры, назым җыры

язым көтә синле якта. 

ОКСАНА ИЛЬЮП

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев