Кырык бердән ашкан эсселектә...

Күрә алмам инде тормышны мин –

Их, ул тагы үсәр, үзгәрер.

Кайтмас юлга киткән мөһаҗирдәй, 
Айга очып киткән юлчы кебек,

Саубуллашып карый күзләрем... 

Оялары янган кошлар сыман,

Өметләрем качты бу баштан.

Бер уй гына калды баш очымда:

Кайда соң, сез, кордаш, кардәшләр?!

Авырайды тән, тимер тутырган күк,

Үзенә үлем тула, ахры!..

Бата барган кораб эчендәге

Юлчы сыман йөгерә акылым.

Тукта, акыл!.. Тукта... акыллым.

Йөгереп кая китә аласың?! –

Әйтелмәгән уйлар,

Язылмаган җырлар

Атомнарыма сеңеп каласыз.

Каласыз... 
Каннар, әллә... тагын әйләнмәкче?!

Үлем, бәлки, кире юнәлер?..

Кырык бердән ашкан эсселектә

Кочегар күк эшли йөрәгем.

Ташлап киткән өмет кире кайтты,

Җанның эше тагы рәтләнә.

Йөрәккәме, камфорагамы соң –

Кемгә илтим бөек рәхмәтне?

Тормышка мин

Яңадан алып киләм

Коткарылган табыш-гомерне.

Беренче кат күргән кеше кебек,

Туймый карыйм туган илемне.

«Яңалиф». 1930 ел, 2нче сан.
 

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: