Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алинәгә

2018 елда Япониядә тимераякта фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы  булган Алинә Заһитовага багышлыйм.

 

Алинә, дип, ярсып тибә йөрәк,

Уйландыра бүген япон бозы.

Җир шарының күчәренә басып

Әнә ничек бии татар кызы!

 

Ул җир шарын әйләндерә сыман,

Җиһан кинәт сүзсез тынып калган.

Татар рухы исән, әнә, кара,

Үлгән дигән сүзләр чеп-чи ялган.

 

Күктән төшкән бер фәрештәмени,

Канатланып бии аккош... сылу!

Бер елмайса, җиһан бозы эри

Һәм исертә оялчанлык булу!

 

Эверест та ишелеп төшәр сыман,

Алкышлардан шаулый боз арена.

Бозда чәчәк, шатлык, күз яшьләре.

Синең җиңү килде, күр, Алинә!

 

Планетада син беренче бүген,

Йөрәк ярсып тибә кысып тынны.

Ил әләмен син күтәрдең зурлап,

Сине данлап яңгырый илең гимны!

 

Наил КАСЫЙМның башка шигырьләрен "Казан утлары" журналының ИЮЛЬ санында укый аласыз.

Наил Касыйм (1955) ‒ шагыйрь; «Күңелем каршыңда тезләнде”, “Күңелем Кояшы”, “Су буенда учак яна” исемле китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты. Казанда яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев