Кырау

  Гомерем бетеп, таш басмаса,
  Ташламам, җанкисәгем.
                         Шахта көе

Китә казлар,
Китә Донбасска ла,
Байтаклары – кабат кайтмаска…
«Сау кайтыгыз!» – диеп, 
Дога кылып
Калудан тыш чара юк башка.
Китә казлар, китә, Җанны телеп,
Китә белеп – кабат кайтмасын.
Каерылып туган нигезеннән,
Ятим итеп газиз баласын.
Аерылып әткә-әнкәсеннән,
Аерылып – сөйгән ярыннан…
Ашкынусыз, тик карусыз китә,
Карышусыз, 
Туган ягыннан.
Китә казлар, ил өсләрен күмеп
Моң, сагышка, кара кайгыга.
Китә казлар, теләмичә китә,
Газиз Ватаныннан аерыла.
Калыр сәбәпләр күп.
Китәр сәбәп 
Югын юк та, –
Ләкин ил куша.
Китә казлар,
Тезелеп, өзелеп китә.
Хәсрәт уты каба сулышка.
Җылы якка түгел,
Мәңге туңга…
Җаннар яна сүнмәс күмердә.
Китә казлар.
Гамьле авазлары
Офык читләренә күмелә.
Ул авазлар шулай мәңгелеккә
Күмелерме?
Ансын кем белсен…
Гарьле сыктау булып иңри Ватан,
Кырау куырылып кыра
Җир өстен.

 

Фото: unsplash
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: