Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыр казлары китә

Кыйгак-кыйгак... казлар китеп бара, Бер кисәтү – киек каз җыры.

Язын гына очып килгән казлар

Каңгылдаша кабат күкләрдә:

«Көзләр җитте, инде китеп барыш,

Җылы җәйләр кала үткәндә...»

Кыр казлары тагын юлга чыккан,

Саубуллашыр вакыт җиткән дә.

Чулмансуга каурый ташлый казлар,

Җылы якка очып киткәндә.

Билге итеп каурый ташлап китә,

Кайтыр юлларына төс итеп.

Хәерле юл теләп карап калам,

Вакыт тизлегенә ис китеп.
Күчмә кошлар оя алыштыра,

Күктә уйный казлар чылбыры.

Гомерләрне барлар вакыт икән,

Бер искәртү – киек каз җыры.

Озын юлда өзелмәсен генә,

Кайтыр юлларының чылбыры.

Кыйгак-кыйгак... казлар китеп бара,

Бер кисәтү – киек каз җыры.

Киек каз юлыннан килгән идем,

Килгән юлым күктә югалган.

Җиргә алып килгән юлларымны

Эзләп йөрим хәзер Чулманнан.
 

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев