Кын һәм дулкын

Кешегә кеше генә кирәк.
Фатих Хөсни
Ялгызлыкның ни икәнен
Аңлатыр өчен таң бар.
Күкрәгемдә берөзлексез
Кисәтеп торган чаң бар.
Бертуктаусыз җанны кыйный:
Яши алмыйм, ди, ялгыз.
Кирәкмәсәм, син, ди, мине
Иделгә сал да агыз...
Дулкыннарны уятырмын, –
Булалмый ялгыз дулкын.
Мин сине яшәтүче дә,
Син, ди, миңа бары кын.
Йөрәк, кичер! Сине тыңлап,
Аңладым бер хикмәтне:
Күпләр юкка гына ашый
Булып чыга икмәкне.
Алар гади савыт кына,
Еш кына тишек-тошык.
Башканы юатыр чакта
Үзләре мышык-мышык
Елашып, сыктап йөриләр,
Тик үзләрен кызганып.
Юкса юатырга иде
Аяк-кулны сызганып,
Ил, милләт язмышы өчен
Күз яше түккәннәрне,
Килер көн өчен җаннарын
Янар таш иткәннәрне.
Үзеңнән түбән торганнар
Сине кызганмаячак!
Шайтанга сатылганнарның
Җаны кузгалмаячак!
Йокласа Иделдә дулкын,
Ә без – хисләргә тик кын,
Ир һәм Ирек арасында
Барлыкка килсә упкын? –
Без җирдә яшәвебезне
Аклый алмаячакбыз.
Ата-бабаның мирасын
Саклый алмаячакбыз.
Ә ул мирас шулкадәр зур! –
Туган җир, Туган телдер!
Гасырлар сынавын үткән
Йола, гореф-гадәттер!
Чын яшәеш кануннарын
Саклагыз, ди, йөрәк-чаң.
Бары шул чагында гына
Атачак ирекле таң!
Таңнарда тынып тыңлагыз! –
Ни ди йөрәк чыңыгыз:
Шул мөлкәтне җаныгызга
Җыеп саклар чагыгыз, –
Кыныгыздан чыгыгыз!
"КУ" 03, 2019
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз