Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кылычыңда ярты тамчы каным...

Бер чеметем җаным һәм бер тамчы каным кыл очында.Кылычыңда. Йә, нишләрсең?..

Кылычыңда ярты тамчы каным.

Ярты тамчы җаным кыл очында.

Колың – үзем. Һәрбер сүзең – хөкем.

Йә аклану. Ә саклану бу уенда каралмаган.

Каралмаган битләр саны котылгысыз кими.

Каралмаган киносурәтләргә күз саласы килми.

Kill me. Парадоксаль. Синең кулдан үлем дә – котылу,

агу да – шәрабның иң татлысы.

Иң хаклысы да шул. (Ләззәтлесе?)

Язмышымның бер хакиме булу ничек сиңа?

Ишетәсеңме, карт агачтай сына, шартлап, соң өметем?..

Бер чеметем җаным һәм бер тамчы каным

кыл очында.Кылычыңда. Йә, нишләрсең?..
 

"КУ"07, 2021

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев