Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кылдан нечкә – кыз баланың язмышы...

Кыз баланың кылдан нечкә язмышы. Тормыш дигән сират аша барышы.

Кылдан нечкә – кыз баланың язмышы,

Кыл өстендә – кыз баланың бармышы.

И Ходаем,

Насыйп иткәч тиң ярын,

Хәерле кыл,

Гомерлек ит никахын!

Ир-егетнең иңнәрендә – ил йөге.

Ир-егетнең иңнәрендә – тиң йөге:

Кыз баланың кылдан нечкә язмышы.

Тормыш дигән сират аша барышы.

Кылдан нечкә,

Кылычтан да үткен ул, –

Тормыш шундый –

Кырык сыртлы үткел ул!

Мең эченнән бердәнберең ал табып!

Үтү кирәк бер-береңә таянып!

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев