Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыл

Күпме ара – бездән безгә чаклы? 

Ике яктан кычкыралар миңа.

Зөлфәт Хәким  
Ике яктан – йөрәк авазлары.

Ике яктан – утлар... утлар... утлар...

Битлек артындагы дөреслекләр.

Исемнәре барлар... йөзе юклар.

Ике яктан – язмыш илерүе.

Әләмнәре... әрәмнәре – илнең.

Кояш йөзендәге күләгәләр.

Юкка чыккан яме, тәме телнең.

Ике яктан – гүргә иңгән яшәү.

Ике яктан – җанын биргән үлем.
...Учларымда – сызым-сызым юллар...

Чәчләремә коям нигез көлен.

Учларыма кысам Ватанымның

Кантар-кантар өметләрен... кысам...

Йөрәгемдә ничә ызан барын

Белми идем... атламый да узам...

Кыл уртасы гүя Мәңгелекнең.

Ул Мәңгелек шундый сусыл... татлы...

...Мин Күгемә карыйм, көн дә торып,

Һәм яшерәм карашымны: якты!!!

Күпме ара – бездән безгә чаклы? 

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев