Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыч-кы-ра-а-а-ам!

Кычкырамын, пышылдамыйм, әнә, җил пышылдасын. Милләтен, дәүләтен саткан еланнар ысылдасын.

Берәү килде: «Син тагын да сүгенмә инде», – диде.

Ә мин аңа: «Син тагын да чигенмә инде», – дидем.

«Кычкыруда хикмәт юк», – ди, юк, мине ышандырмый.

Реклама ясаучылар кычкырмый һич эш кырмый.

Милләтем, кая барасың?! Ай-һай, ерагайгансың...

Кычкырам: «Аера бел, – дип, – кибәк белән ярмасын!» Кычкырамын, пышылдамыйм, әнә, җил пышылдасын.

Милләтен, дәүләтен саткан еланнар ысылдасын.

Кычкырып дәшәм туган тел, асылын сатмаганга,

Туган тел, үткән, бүгеннең рухын саклаганга.

Иң олы бүләк тиешле, аңа лаек андыйлар.

Нигә миңа: «Дәшми генә янсаң, әйдә, ян», – диләр.

Дәшми янган ай, кояштыр, мин алар булалмыйм бит.

Җирне ташлап, илне ташлап, җиһанга тулалмыйм бит.

Миңа тел биргән табигать: «Сөйлә, җырла, кычкыр, – дип.

– Чарасын тап һәм ишеттер, киләчәккә эш кыр!» – дип.

Тиргәнүдә хикмәт юктыр, хикмәт – ишеттерүдә.

Бүген дә яшәргә кирәк, нигә кичектерергә?!

Анда җәннәт булыр, диеп, гамәл кылмаганнарга,

Ходай бирер әле, диеп, һич эш кырмаганнарга

Берни әзерләп тормыйлар, сәбәп ит, булыр насыйп.

Кычкырам, әгәр дә шулай җаннарны булса ачып.

Бикләнгән җаннарга дәшәм: кайтыгыз үзегезгә!

Киләчәгебез мохтаҗ бит туган телдәге сүзгә!

Карганмыйм да, тиргәнмим дә, оран салам, тыңлагыз:

Дәүләткә лаек халык без, исбатламый тынмагыз!!!

 

"КУ" 07, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев