Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күзләреңдә күңелеңне күрәм

Күзләрдә чагыла җаныбыз халәте, кичерә күңелләр төрлесен...

Күзләрдә чагыла җаныбыз халәте,

кичерә күңелләр төрлесен...

Карашлар күрсәтә, тәгаен, дөресен.

Күзләр бит – күңелнең көзгесе.

Аларда – тирәнлек, аларда – матурлык,

Аларда чын тормыш чагыла.

Күңелгә сыймаган моң-зарлар, кайчакта,

Күзләрдән яшь булып агыла...

Аларда – ышаныч, аларда – бар өмет:

Күзләргә хыяллар сарылган...

Күңелгә сыймаган шатлыктан, күзләргә

Бәхетле елмаю ягылган...

Күзләрдә – борчулар, уйлану, сызулар...

Күңелкәй, боекма, түз генә!..

Карашка чытырдап ябышкан өметкә

Җитәр күк бер җылы сүз генә... 

Күңелләр бик нечкә, әйтерсең бәллүрдән.

Кителә күрмәсен читләре.

Кагыла күрмәсен дорфа кул, дорфа сүз –

Кертмәгез күңелгә читләрне!

РӘМИЛӘ МАЙОРОВА

"КУ" 02,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев