Логотип Казан Утлары
Шигърият

Курку эчендәге әҗер

Авылдагы тәкъва әбекәйләр, үсә төшкәч, миңа хак әйтте: «Барысыннан зуррак, балакаем, Раббыбыздан курку халәте...»

Нинди була иң зур курку хисе?
Малай чакта шушы уй төшсә,
шүрләтүчән төрле шомлыкларны
санап китә идем үземчә.
Авылдагы тәкъва әбекәйләр,
үсә төшкәч, миңа хак әйтте:
«Барысыннан зуррак, балакаем,
Раббыбыздан курку халәте...»
Алда олуг әҗер көтә кебек,
җаным тыныч шуның өчен дә.
Мәрхәмәтле Аллаһ яратуы
бардыр ошбу курку эчендә.

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев