Күпме гомер кирәк икән?
Бу каләмем Пушкин язган алтын Каурый түгеллеген белсәм дә, Акай ябалактай, төн катында Илаһи сүз аулыйм бүлмәмдә.
Бу каләмем Пушкин язган алтын
Каурый түгеллеген белсәм дә,
Акай ябалактай, төн катында
Илаһи сүз аулыйм бүлмәмдә.
Мин хаким дә һәм хәким дә түгел,
Акыл саткан кебек сөйләмәм;
Көн итмешем – әзерләргә бәзер,
Кошлар телен аңламыйм да хәзер,
Их, Җитмештән соң бар да Сөләйман.
Балкый кояш, калка ай да, мәгәр
Фикер кысыр, хисләр тоткында;
Ә язмасам, мин янмасам әгәр,
Мәтәлер күк дөнья упкынга.
Без арбадан төшкәннеме көткән? –
Әйләнде дә куйды дөньялар;
Бакмыйча да әнә тамырына,
Тоткан җирдән өзә яңалар.
Гыйбрәт хәл: кер кундырмас җанны
Туя белмәс нәфес сарганда,
Картка яшьне димләр яучы сыман,
Ярәштерә хакны ялганга.
Шыр шарлатан алдый мут Шомбайны
(Шашкын ирек бүген безләрдә!):
Төштә төшем күреп, өндә тычкан
Тизәген дә сала бизмәнгә.
Аһ, җуела җанның бизәкләре;
Әйләнербез кемгә, рух сынса?
«Бушка елмаймас бу», – диеп, күңел
Шәфкатьлене хәтта ятсына.
Адәм заты – залим хатынга тиң,
Туя белми ызгыш-сугыштан;
Сабый – чиксез Җир шарында качак…
Шардай күзендәге каргыштан
Яначакбыз, валлаһ, тәмугта.
Таш гасырдан безнең Туң дәвергә
Башын иеп килә мең сорау;
Кайчан табарбыз соң җавап? Тып-тын. –
Гавам сырхау, Галәм саңгырау.
…Белмим, белмим, утларгамы башны,
Суларгамы әллә салырга?
Күпме гомер кичү кирәк икән
Җирдә Кеше булып калырга?!
"КУ" 07, 2016
Фото: pixabay.com
Теги: шигырь шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев