Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңелемнең күтәрелеш чоры

Симфония тыңлыйм. Бу аһәңнән Төнне тетрәндереп, таң атарлык! Хыял канатында. Маңгаемны Йолдызларга бәреп канатырлык!.. Бездә ни хәл? Юллар югалгандай, Койрык каткан төсле катмар бозга, Секунд саен шаблон «җырлар» туа — Тыңлап тормыйм. Күңел патефонын боза... Мин үзем дә берни майтармаган. Мин үзем дә тар сукмакны таптыйм... Миллион «шагыйрь» бездә. Миллион «шигырь»... — Җанны тетрәндерер бер сүз тапмыйм!.. Гаме дә юк, тәме дә юк, теле дә юк. Гаҗиз булам тәмам хәйран калып: Интернетны баскан «прозаиклар», «Сабын операсы» укый халык... Затсыз рухи азык язык ласа! Төче ялган... Ә хакыйкать гаять ачы телле: Ничарадан бичаралык калды — Туфан киткән көнне театр сүнде!.. Ә мин симфония тыңлыйм. Тыңлап туймыйм. Җанга үтәлмәде заман җыры!.. Беркем арбасында түгел. Үзем белән үзем. Күңелемнең күтәрелеш чоры!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев