Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңел төште. Болыт арасында...

Төште күңел, күтәрерлек түгел, Юатып та аны, алдап та.

Күңел төште. Болыт арасында
Аны күтәрерлек юк якты.
Нигә сиңа бик тиз гашыйк булдым,
Һәм гашыйклык шулай тиз кайтты?
Казан урамнары ак кар гына.
Илтә алар сине еракка.
Их, аларны булмый алып калып
Һәм саф килеш кенә саклап та.
Машинаңның шома тәгәрмәче
Ак карларны таптап үттеме?
Ул аларны син аркылы узган
Минем күңел кебек иттеме?

Ашыкты ул кая, тукталды ул
Кайсы өйдә, кайсы тарафта?
Төште күңел, күтәрерлек түгел,
Юатып та аны, алдап та.
Бик тиз гашыйк булдым һәм... оныта
Алмый йөрим урам буйлап мин.
Кайтты күңел, арыттым шул аны,
Бары сине генә уйлап мин.

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев