Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кунак песи. Җирән төстә.

Туган нигез. Мин дә кунак. Сырпаланыр куен юк.

Кунак песи. Җирән төстә.

Сырпалана аякка.

Уң як күршенеке микән,

Кергәнме әллә сул яктан?

Туган нигез. Мин дә кунак.

Сырпаланыр куен юк.

Уң як күршегә керсәм дә,

Сул як күршегә керсәм дә,

Күз яшьләрем тыю юк…

 

"КУ" 10, 2020

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев