Логотип Казан Утлары
Шигърият

Куа заман...

Арттан куа заман чыбыркысы, Көннәр, айлар, еллар йөгерә: Үгез чаба, барыс, куян чаба... Узып барсын кеше элдерә!

Арттан куа заман чыбыркысы,

Көннәр, айлар, еллар йөгерә:

Үгез чаба, барыс, куян чаба...

Узып барсын кеше элдерә!

Ашыктыра тормыш ихтыяҗы –

Хыял, максат, чынлык бәйләнә;

Өлгерә алмый җәяү барып адәм,

Ул ябышкан көпчәк-хәйләгә:

Түгәрәк эчендә түгәрәк,

Әйләнә өстендә әйләнә;

Минутлар сәгатькә,

Ай-еллар гасырга,

Мизгелләр гомергә әйләнә...

Куа килә тарих тәгәрмәче!

Алга куйган иблис сыбызгысын:

Абын, тор, чап-йөгер йә тиз юл сап, өлгер, –

Кеше диеп тормас – сытылырсың!

Туктый алмый вакыт тәгәрмәче, –

Аста калсак җирдә... хушыгыз!

Ярсу типкән йөрәк пешкәгеннән

Атылып чыга янган «уф»ыбыз...

Түгәрәк эчендә түгәрәк,

Әйләнә тышында әйләнә...

Җәйләрдән җәйләргә,

Бәйрәмнән бәйрәмгә,

Бәладән – бәлагә...

Көйләнгән язмышлар шәйләнә!

Тыныч яшәү күптән артта калган,

Гомер елы тизрәк бәйләнә;

Буыннарны буын алыштыра...

Тизлек кулда – җаның жәлләмә!

Тәмам шашкан тиен тәгәрмәче!

Көләсе дә килә, елыйсы да... –

Хәят чыгры күптән буш әйләнә –

Кодрәт кипкән милләт коесында...

Түгәрәк эчендә түгәрәк,

Әйләнә өстендә әйләнә...

Күпме май калгандыр шәмнәрдә? –

Бар җиһан – шоу-кино зырылдап әйләнә!

 

"КУ" 11, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев