Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көткәндә

Күзләрем юлларда... Көтәләр. Күзләрем юлларны үбәләр.

Күзләрем юлларда... Көтәләр.
Күзләрем юлларны үбәләр.
Ул мизгел җитүен күрмичә калмыйк дип,
Керфекләр ябылмый түзәләр...
Урамнан кешеләр үтәләр,
Сабырлар вакытны сүтәләр...
Ярату, кадерләү һәм бәхет эчендә
Минутлар тиз эреп бетәләр.
Җир шары яратып әйләнә,
Күзләрем юлларны үпкәндә.
Күңелдә чәчәкләр яшәрә,
Кадерле кешеңне көткәндә.

"КУ" 06, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев