Күрәсең...

Бу дәһшәтле илдә адәмнәр
Ни хакына, белмим, җиңәләр,
Ни хакына, белмим, үләләр –
Уннар түгел, йөзләр, төмәннәр.
Ни хакына, белмим, яшиләр,
Йә аркылы тешләп дәшмиләр –
Телләрен һәм иман... Үзләрен:
«Тик бүгенгә, – диеп, – түзәмен...»
Ә аннары... Тынлык шартлый да,
Әверелә канлы давылга.
...Бу дәһшәтле илнең каһәре,
Күрәсең, нәкъ үзе кадәрле.
"КУ" 09, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз