Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күрән

Мин төсен югалткан күрәндәй, нишлим соң? – Баш җуеп көзләргә керәмен. Сап-сары миләшләр... Кып-кызыл өрәңге...

Кып-кызыл миләшләр!

Сап-сары өрәңге.

Вак яңгыр сибәли. Сүрән көн.

Күзләрем, ниһаять, күнекте көзләргә...

Мине дә көз бераз өйрәнде.

Кып-кызыл миләшләр!

Сап-сары өрәңге...

Күрергә судагы күрәнне

Килдемме бу ярга?

Күңелем ямансу...

Сары җил урый тик тирәмне.

Кып-кызыл миләшләр!

Сап-сары өрәңге...

Тын сулар чайкала. Тирән күл.

Тукта, җил! Чал ирнең уенда ни булмас, –

Бу салкын тыныңны өрмәле.

Кып-кызыл миләшләр!

Сап-сары өрәңге...

Җил исә – тарала серләре.

Мин төсен югалткан күрәндәй, нишлим соң? –

Баш җуеп көзләргә керәмен.

Сап-сары миләшләр...

Кып-кызыл өрәңге...

 

"КУ" 05, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев