Күп нокталар килә куясым

Сикәлтәле булды тормыш юлым,
Язмыш мине кайда йөртмәде?!
Кочак җәеп, әйдә, рәхим ит дип,
Мине алда беркем көтмәде. 


Туры килде җәяү таптарга да
Тузан йоткан ташлы юлларны.
Иңне куеп, җилгә каршы бардым,
Бата-калка кичтем суларны.


Ә алдымда яшәлмәгән тормыш.
Тик билгесез: булыр ни төсле?
Биреп булса иде изге эшкә
Сарыф ителмәгән бар көчне.


Үҗәтлегем ташка кадак какты,
Тәвәккәллек булды юлдашым.
Үткәннәрем төшкә ешрак керә
Ерагайган саен юл башым.


Шактый көзләр артта калсалар да,
Гомер көзе әле җитмәгән.
Әйтер сүзем әле әйтелмәгән,
Соңгы юлга атым җикмәгән.


Алда әле кая кирәк шунда,
Җирне бизәп, сырлар уясым.
Шуңа микән җөмлә ахырына
Тәмам диеп төртеп, нокта түгел,
Күп нокталар килә куясым...

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: