Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көзге халәт

Чал урман күк сабыр гына Керәбез көзебезгә.

Урман юлы, сары яфрак –

Атлыйбыз сүзсез генә.

Алтын яфрак төшеп ята

Тын гына эзебезгә.

Кайлардадыр җилләр исә,

Таң ата безсез генә.

Урман юлы, сары яфрак –

Атлыйбыз сүзсез генә.

Чал урман күк сабыр гына

Керәбез көзебезгә.

Без – көзләрдә, көзләр – бездә –

Аңлыйбыз үзебез дә.

Әйтеләсе әйтелгәндер,

Калмаган сүзебез дә.

Кояш байый, көзге кояш

Сагышы күзебездә.

Игътибарлырак булыгыз,

Күрерсез үзегез дә.

Алтын яфрак явып калды

Тын гына эзебезгә.

"КУ" 9, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев