Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көзге

Син көзгегә кара, и туганым, Чагылышың өйрән – аллы-артлы: Һәм белерсең, безнең бу дөньяда Барысы да бер көнлек һәм шартлы!

Син көзгегә кара, и туганым,
Чагылышың өйрән – аллы-артлы,
Һәм табарга тырыш хакыйкатьне –
Көзге чалыш, әллә дөнья шартлы!
Укып кара, өсне аска куеп,
Уңны сулга куеп укып кара! –
Башмагыңның башын бормасаң да
Уңы сулдан, сулы уңнан бара.
Син көзгегә кара, и туганым,
Чагылышың өйрән – аллы-артлы:
Һәм белерсең, безнең бу дөньяда
Барысы да бер көнлек һәм шартлы!

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев