Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көз: прелюдия

...Көзне туктатыгыз! Мин төшәм дә Монда калам. Калам моң булып...

Көз хакында ифрат күп язылган.
Үз хәлемчә, мин дә өстәдем...
Рубиконны кичәсемне уйлап,
Истәлеккә сүз-моң эзләдем.
Күңелемә җуелмас эз салдым,
Көзгә кайтуымны фаразлап.
Шул эз буйлап янә юлга чыгам,
Үзгә-таныш моңны кабатлап.
Бу моң әле бары гамма гына...
Һәрбер нота яши үзаллы.
Тиздән ноктюрнга әйләнәчәк –
Көзге эңгер җанны яулады...
Моңсу моңга табигать тә әсир:
Җәй белән көз елап очраша.
Шатлык яше? Сагыш? Бәлки, өмет
Өмет белән шулай хушлаша?..
Миндә дә бит шундый моңдаш яши.
Вакыт-вакыт тыңлыйм тын калып.
...Көзне туктатыгыз! Мин төшәм дә
Монда калам. Калам моң булып…

 

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев