Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кояшсыз көз

Кояшсыз көз. Томан. Пыскып-пыскып, Әллә шәфәкъ, әллә көн яна...

Кояшсыз көз. Томан.

Пыскып-пыскып,

Әллә шәфәкъ, әллә көн яна...

Ак һәм кара тәмам буталышты –

Хәтәр заман килде дөньяга.

Кояшсыз көз. Болыт.

Күзне кисеп,

Әллә төтен, әллә көн ява...

Адәм балалары буталышты –

Хәтәр заман килде дөньяга.

Кояшсыз көз. Салкын.

Дертләп-дертләп,

Әллә гомер, әллә төн ага...

Хәсрәт белән шатлык буталышты –

Хәтәр заман килде дөньяга.

Кояшсыз көз. Курку.

Сүнеп-сүнеп,

Әллә өмет, әллә ил яна...

Ялган белән яман буталышты –

Хәтәр заман килде дөньяга.

Гел-гел болай булмас дөньякайлар,

Кояшлы яз килер бер вакыт...

И Аллаһым, кансыз бәндәләргә,

Мәнсез мәхлукларга бир акыл!

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев