Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кояш бата. Шәфәкъ кызыл нурын...

...Кояш бата. Шәфәкъ кызыл нурын Яулык итеп болгый ерактан.

Кояш бата. Шәфәкъ кызыл нурын

Яулык итеп болгый ерактан.

Җир өстенә эңгер-меңгер иңә,

Дымлы бер ис аңкый туфрактан.

Белсәң иде, әнкәй, әллә нигә

Яратам соң шушы сәгатьне!

Дөнья тына. Үзәк өзгеч бер моң

Талгын гына урый йөрәкне.

Белсәң иде! Менә бүген кызың

Тагын качты шәһәр шавыннан.

Соңгы нурны тотып калыйм, диде,

Казансуның комлы ярыннан...

Әрем исе килә. Беләсеңме,

Әрем җыяр чаклар җиткәнне?

Хәтерлимсең, икәү бергәләшеп

Тау әремен җыеп төшкәнне? 
Әни, әнкәй!.. Әй, пешерә идең

Мунча ташына салып әремне!

«Яңа җыйган әрем исле була,

Өздереп лә ала бәгырьне!..»

Әй лә, әнкәй! Кемнәр белсен монда

Әрем исләренең дәвасын?!

Без күнектек инде иснәп күптән

Газ-тузанлы шәһәр һавасын.

Кояш бата. Караңгылык иңгәч

Күзләр күрми шәһәр сөремен.

Авыл мунчасында парланган күк

Пакьләнә шул мәлдә күңелем.

...Кояш бата. Шәфәкъ кызыл нурын

Яулык итеп болгый ерактан.

Яр буенда ялгыз берәү җырлый:

Аерылган туган туфрактан...
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев