Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кошмын бит мин!

Чиксезлектән килгән җаным – Вакытлы кош бу дөньяда.

Чиксезлектән килгән җаным –

Вакытлы кош бу дөньяда.

Аллаһ кушса, сайрый-сайрый

Канат ярмас буш ояда...

Үзләренә дәшә-дәшә,

Мең йолдызлар җемелдәшә.

Туган төнем юллый сәлам…

Фәрештәле айлы галәм

Илһамыма җим өләшә...

Зәңгәр төннең кочагыннан

Суырылып таңга чыгам.

...Авыл карты печән чаба,

Маңгай тирен сыга-сыга...

Кулларымда чалгы уйный

Үләннәрне кырка-кырка.

Уза кәлтә еланнары,

Яннарымнан курка-курка.
Үзем белгән догаларны

Эчтән генә укый-укый,

Тәҗрибә, аң туплый-туплый,

Алга барам туктый-туктый.

Фанилыкның күсәгенә,

Әйтегезче, кем юлыкмый?

...Яши җирдә адәми зат

Берсен-берсе тукмый-тукмый.

Тарлар урынын киңәйтә,

Чын кешене таплый-таплый.

Үлеп китсәң, сөенешеп

Күмәчәкләр таптый-таптый...

Күктә очам... Ярдәм сорап

Инәлгәнне ташлап китмим.

Дошманым да күкрәгемә

Баса алмас... Кошмын бит мин...

Кошмын бит мин!.. 

 

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев