Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кошлар китә – кайта... Таңнар ата

Кошлар китә – кайта... Таңнар ата, Җир әйләнә, сулар чайкала. Гомер – фани: кеше килә – китә, Кояш кала күктә, ай кала.

Кошлар китә – кайта... Таңнар ата,

Җир әйләнә, сулар чайкала.

Гомер – фани: кеше килә – китә,

Кояш кала күктә, ай кала.

Гомер уза. Кеше атлап уза

Мәңгелек чал дөнья өстеннән:

Сигезенче – яңа төсне эзли

Җәйгорларның җиде төсеннән.

Яшәешнең иң камилен эзли,

Бәхетләрнең эзли келәсен.

Мәхәббәтнең... мәңгелеген эзли,

Гүя белми үзенең үләсен...

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X