Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кошлар да киләләр, китәләр...

Язларын көтәдер күңелем, Кояшка омтылган кош сыман.

Кошлар да киләләр, китәләр,

Сөю дә нәкъ шуның шикелле.

Минем дә сөюем киттеме,

Гомерем көзе дә килдеме?!

Юк әле, юк әле, мин исән,

Һаман да ашкынам, омтылам.

Язларын көтәдер күңелем,

Кояшка омтылган кош сыман.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев