Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кошчык

...Зинданда зынҗырсыз төш күрә Илемнең ирекле коллары...

Бәхете кайгылы таң ата –
Караңгы яктыга төбәлеп.
Ялкынлы салкында бер кошчык
Өнсезлек шавында тирбәлеп,
Утыра дөньяны өйрәнеп...
Сагышлы шатлыкка сыенган
Газапның ләззәтен кузгатып,
Өздереп, тавышсыз сайрады
Күз яшьсез тойгыма куз атып...
Ширбәтле ачы моң тәэсире
Кәефне төшереп күтәрә.
Каршылык эченнән мин таптым
Шәфкатьле усаллык күкләрдә...
Тирәнлек сайлыгын үлчәп тә,
Кысылып төртелдем чикләргә.
Акыллы тиле мин, үлгәч тә,
Гади сер булырмын күпләргә...
Канымда – ярсулы тынычлык,
Канымда – көчсезлек куәте.
Ачылып йоклаган күзләрдә
Яманнан яхшылык эзләгән,
Ак-кара болытлар сурәте.
Җавабы сораулы төн килә,
Нигә дип түбәнлек югары?
...Зинданда зынҗырсыз төш күрә
Илемнең ирекле коллары...
Бәхете кайгылы таң ата...

"КУ, 10, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев