Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кош юлы

Кошлар юлы – фәкать күк иркендә. Иңнәремдә Көн кагынып куйды. 

Көн кагынып куйды. Иңнәреннән

Ап-ак карлар очты, карлар очты.

Тыпырчынып куйды вакыт җиле

Һәм кыбырсып куйды канат очы.

Офык аръягында таң тибенә,

Иңсәләргә иңә көн сулышы.

Вакыт җилен җилпеп үтсен икән

Каурый-канатлары очар кошның!..

Үтсен лә ул киләчәккә таба,

Тапсын ла ул анда кунар урын.

Иңнәрендә – иртәгәсе көннәр,

Карашында – үткәннәрдән корым.

Вакыт җиле җилпи. Гомер җитми.

Киткәннәргә һәр мизгеле тансык,

Көткәннәргә һәр мизгеле артык.

Бара кошлар Дөнья йөген тартып.

Канат йөзләреннән вакыт ага,

Һәм туфракка тама тир ачысы,

Сукмакларны сискәндереп куя

Көмеш моңнар тулы һәр тамчысы.

Очар кошлар юлы күктәме соң?

Очар кошлар юлы биектәме?

Кош икәнен беркөн онытыр ул,

Тел очыннан китәр ирек тәме.
Үткәннәре – тансык, көткән – артык…

Борылыр да эзләренә карап

Зыңлап куяр җирдә һәр дүрт тараф,

Сызлап куяр иңнәрендә канат.

Юллар такыр. Юллар себерелгән –

 Канат кара юллар сөременнән.

Күкләр ерак, күкләр чиксез биек –

Күнегелгән инде, күнегелгән...

Мәгәр зыңлап тора дөнья моңы,

Изрәп ята юллар – өмет тулы.

Кошлар юлы – фәкать күк иркендә.

Иңнәремдә Көн кагынып куйды. 

 Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Шигырь» номинациясендә «Шоңкар» тәхәллүсле автор тарафыннан язылып, 2 урынны алган әсәр. 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев