Логотип Казан Утлары
Шигърият

Корыч дивар

Муса Җәлил – пистолеты түгел, Җыры белән җиңгән дошманын.

Җәлилчеләр аягүрә баскан...

Хәтерлисең булыр, Моабит:

Йөрәкләре, кызыл ромашка булып,

Вулканнардан ныграк яна бит!

Гильотина, канлы балта тотып,

Кизәнгәнсең татар башына.

Кызыл байрак булып, «автограф»

Чәчрәгәндер төрмә ташына...

Бу дөньяда ләкин бар микән соң

Язмышларның гадел бизмәне, —

Балта бит ул... белмичә дә кала

Кемнең башын чабып өзгәнен.

Гильотина! Дистә еллар аша

Нәләт укып дәшәм мин сиңа:

Туган Ил һәм Намус дигән чакта

Җәлилчеләр – корыч стена!

Күкрәгеннән очырган бит алар

Азатлыкның үлмәс кошларын.

Муса Җәлил – пистолеты түгел,

Җыры белән җиңгән дошманын.

Тарих тәгәрмәчен бормак булып

Сөйләнсә дә кайбер кемсәләр,

Аягүрә баскан җәлилчеләр —

Азатлыктан мәгърур илчеләр.

Таралганны җыяр вакыт безгә:

Идел-Урал! Яши хыялда...

Ватанымның байраклары бүген

Өч зөбәрҗәт төскә буялган. 

 

"КУ" 2, 2016

Фото: fishki.net

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев