Көн кояшы
Зарлану да, үкенү дә түгел, Көн кояшын күрми үтелгәнне Уйлый-уйлый буйлым – шул гына…
Минем өчен дистә еллар
Завод торбасыннан чыкты кояш,
Һәм дә батты Кама суына...
Көнозыны кайда булганлыгын аның
Кичләр буе, кайчак төнлә уянып,
Сөйли иде кызым соңыннан...
«Әни, бүген кояш бик кыздырды,
Эшләпәмне кидем, син теккән...»
«Бакчадагы комлык кайнар икән,
Әллә кояш ятып ял иткән?..»
«Әни, әни,
Битен юды кояш күлләвектә!
Күгәрченнәр нурлы суны эчте...»
«Әйтимме икән, әни?..
Мәктәп сукмагыннан
Күрше малай белән
Сөйләшеп кайттык, болай, дус булып.
Сумкаларың бигрәк авыр, диде...
Сипкелләрең бигрәк матур, диде...
Кояш көлде, миңа кушылып...»
«Әни, күрсәң,
Яшьнәп-күкрәп яуды җәйге яңгыр!
Җиде төстән кояш күпер салды
Офык белән офык арасына.
Ник дәшмисең, әни? Тыңлыйсыңмы?!
Шул күпердән хыялыма китсәм,
Тыймыйсыңмы?..»
Дистә еллар... Дистә еллар
Завод түбәсеннән чыкты кояш
Һәм дә батты Кама суына...
Зарлану да, үкенү дә түгел,
Көн кояшын күрми үтелгәнне
Уйлый-уйлый буйлым – шул гына…
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев