Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ком бураны

Ком бураны тынар, бөре шытар Милләтемнең туар таңында!

Гарипләнә телем, аксый җаным...

Бер үксездәй милләт-кавемем.

Ничек кенә исән чыгарга соң

Безгә кыйбласызлык дәверен?

Ком бураны дулый... Тынмый һаман...

Эзләр калмый барган юлларда...

Кайнар күктән төшми бер тамчы да,

Гөнаһларны бераз юарга.

Кычкырсак та, ишетмәсләр кебек,

Авыз ачсак – тула кайнар ком.

Ата-баба биргән өмет бөр(е)сен

Үзләренә кире кайтардым...

Ела, җаным, ела әйдә, йөрәк!

Чишмә булып ургы, күңелем!

Елап аргач, бәлки, аңлармын – без

Алай өметсез үк түгелен.

Табыласы иде... исән чакта...

Тамырларда моңнар барында...

Ком бураны тынар, бөре шытар

Милләтемнең туар таңында!
 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев